Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә остаз Марина Кузнецова социаль хезмәт алучылар өчен «Поинт-ту поинт» нокталап рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты – гадәти булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштыру, эстетика һәм сәнгатьне аңлау, кул эшчәнлеген арттыру, түземлелек тәрбияләү.
Нокталап рәсем ясау техникасы иң гади техникаларның берсе булып исәпләнә. Ул иске сувенирларга, үзенең матурлыгын югалткан аксессуарларга яңа тормыш бирә.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мастер-класс барышында нокталап рәсем ясау техникасының нигезләре, аңа кирәкле материаллар, акрил буяулар белән бизәкләр ясау тәртибе белән таныштылар. Остаз нокта ясау өчен буяуны нинди күләмдә чыгарырга кирәклеген күрсәтте.
Социаль хезмәт алучылар беренче эшләрен бер генә төрле буяу белән эшләсәләр, калган эшләрдә төрле төстәге буяулар кулланып, искитмәле композицияләр ясадылар. Мастер-класста катнашучылар нокталап рәсем ясау дәверендә үзләренә күңел тынычлыгы, рухи байлык, күтәренке кәеф алдылар.