Әгерҗенең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты карамагындагы балалар Үзидарә көне үткәрделәр.
Вакытлыча директорны алмаштыручы Ангелина Ветошкина һәм директор урынбасары ролен үтәүче Розалина Харисова, мәсәлән, приют хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырдылар һәм көннек планнар буенча фикер алыштылар.
Кызыклы бәйгеләр баларның күңелен ачты, ә музыкаль уеннар файдалы ял оештыру тәҗрибәсен арттырды.