«Балкыш» социаль приютында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Түбән Кама районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.

Урта төркем малайлары һәм кызлары «01 командасы. Коткару хезмәте» дигән мультфильм карады: баш герой баларга фатирда янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатты. Тәрбияче Антонина Иванова белән бергә балалар үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшылап ятладылар.

Өлкән төркем укучылары белән тәрбияче Ираида Мадиярова «Янгын. Төп телефоннар!» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Яшүсмерләр янгын чыгуның сәбәпләре турында фикер алыштылар, тагын бер кабат төп телефон номерларын кабатладылар.

«Янгын – бик куркыныч вәзгыять, ул күпләрнең тормышын алып китәргә мөмкин. Безнең фикеребезчә, һәрбер тәрбияләнүче утның нинди куркыныч тудыруын аңларга тиеш. Һәр кеше янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белергә тиеш», – дип раслый приют тәрбиячеләре Антонина Иванова һәм Ираида Мадиярова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International