Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында социаль эш буенча белгеч А.Р. Хафизова һәм психолог-тәрбияче Г.М. Шарифуллина бәйләү җебеннән оберег-курчак ясау буенча осталык сәгате үткәрделәр.
Дәрес максаты – халык традицияләренә һәм йолаларына сакчыл караш формалаштыру, эстетик матурлыкны күрергә өйрәнергә ярдәм итү, фантазияне баету, сәләт, игътибарлылык, бармакларның вак моторикасын арттыру, гамәли сәнгать белән шөгелләнү теләген уяту.
Алты кеше зур кызыксыну һәм теләк белән иҗади процесста катнашты. Нәтиҗәдә матур кул курчаклары килеп чыкты. Алар белән өй яки кургәзмә интерьерын бизәргә мөмкин, сувенир итеп буләккә дә биреп була.