Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучыларга китап укуга кызыксынуны гадәтләндерәләр

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

2018нче ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул исәптән Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова язучы иҗатына багышланган чара үткәрде.

Чарада картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче 11 кеше катнашты.

Аның максаты – өлкән яшьтәгеләрне hәм инвалидларны бөек язучы иҗаты белән таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту.

Картлар hәм инвалидлар йортында «Музей–Ясная Поляна утары» дип аталган виртуаль дәрес-экскурсия үткәрелде. Шулай ук бөек язучының әсәрләре буенча рәсем конкурсы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International