«Бер-берегезгә яхшылык бүләк итегез» дигән мини- тренинг

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова һәм социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Бер-берегезгә яхшылык бүләк итегез» дигән темага мини-тренинг үткәрделәр. Чарада 27 кеше катнашты.

Чараның максаты социаль хезмәт алучыларны туплау, дуслаштыру, бер-берсе белән аралаша белергә өйрәтү иде.

Мини-тренинг барышында социаль хезмәт алучылар «Молекула һәм атомнар», «Уч төпләре», «Лезгинка» кебек уеннар аша үзләренең унай һәм тискәре якларын ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International