Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Гаврош” социаль приютында Л.Н. Толстойның 130 еллыгына багышланган кичә узды. Аның максаты – язучының тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрне киңәйтү, әсәрләренә, әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну уяту.
Кичәдә балалар гына түгел, әти-әниләр дә актив катнашты. Малайлар төркеменең тәрбиячесе И.И. Мухаметзянова бөек язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтте, аның турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат җиткерде.
Әти-әниләр һәм балалар Л.Н. Толстой турында сорауларга җавап биреп, үзләренең тирән белемнәрен күрсәттеләр, бергәләшеп язучыга багышланган стенгазета ясадылар.
Кызлар төркеменең тәрбиячесе Т.А. Салиева җитәкчелегендә кунаклар махсус төсле кәгазь һәм конфетлар ярдәмендә язның символы булган ләлә чәчәкләре ясадылар.
Кичә ямьле чәй өстәле артында тәмамланды, чарага нәтиҗәләр ясалды.