Социаль участокларга чыгулар

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Кичә Сарманның комплекслы «Шәфкать» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль участокларга чираттагы чыгу оештырдылар.

Чара кысаларында социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль-хокукый ярдәм күрсәтелде, шулай ук «Язгы игелек атнасы» акциясе барышында җыелган әйберләр, йомшак уенчыклар таратылды. Ата-аналарга конфликтсыз мөнәсәбәтләр төзү, автоматик янгын сигнализациясен дөрес куллану буенча киңәшләр бирелде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләр белән эшләгәндә, өйләргә чыгу еш кына якынаю өчен бердәнбер ысул булып тора.

Күп балалы Нуриевлар һәм Глуховлар гаиләләренә уенчыклар, канцелярия товарлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International