"Шәфкать" үзәге карамагындагылар китапханәдә булдылар

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Сабаның комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы сигез кеше Шәмәрдән авылында урнашкан Т. Нәҗмиев исемендәге китапханәдә булдылар.

Китапханә хезмәткәре Гөлназ Садыйкова кунакларны язучының тормыш юлы, аның иҗаты һәм әсәрләре белән таныштырды.

Үзәк белгечләре билгеләвенчә, социаль хезмәт алучылар башка язучыларның иҗаты белән дә кызыксынды һәм китапханә кабат киләргә теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International