Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова язгы чорда балаларның бозда үзләрен тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләре турында дәрес үткәрде. Чарада күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 7-11 яшьлек яшүсмерләр катнашты.
«Тәтеш балкышы» үзәгендә социаль хезмәт алучы Александра Черкашина VI ачык республика «Өлкән кешенең социаль портреты» конкурсында катнаша.
Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында иҗтимагый хезмәт күрсәтү буләкчесе хезмәткәре Анастасия Яшина җитәкчелегендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга өйдә иҗтимагый хезмәтләр күрсәтү һәм ярдәм итү максатыннан "Кар һәм язгы ташу" дигән акция уздырылды.
Бүген Кукмараның балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Лев Толстой елына багышланган әдәби чара үткәрелде. Анда II коррекцион группа тәрбияләнүчеләре катнашты.
Югары Ослан картлар hәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы 17 кеше «Интегра Тур – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм пенсионерлар өчен уңайлы туризм» проектында катнашты. «Интеграция» Төбәк иҗтимагый оешмасы белән каралган килешү нигезендә олы яшьтәге картлар hәм инвалидлар өчен 2 көн рәттән Казан шәhәре буенча обзор экскурсияләр оештырылды.
Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Түбән Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына кунакка бардылар. Чара “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты тәрбиячесе Антонина Иванова балалар белән профилактик дәрес үткәрде. Аның барышында балалар утның нинди файда һәм куркыныч китерә алуы турында белделәр.
2 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә хезмәт алучылар, 43нче мәктәп укучылары белән берлектә, “Челны-носок” фабрикасында экскурсиядә булдылар.
Агымдагы айда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр өчен икмәк заводында һөнәри юнәлеш бирү буенча экскурсия оештырырга планлаштыралар.
«Здравушка» реабилитация узәгендә яз башлануын “Кошлар көне” бәйрәме белен билгеләп үттеләр. Әлеге чара “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында узды.