“Кояшкай” үзәгендә тернәкләнүчеләр “Челны-носок” фабрикасында экскурсиядә

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

2 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә хезмәт алучылар, 43нче мәктәп укучылары белән берлектә, “Челны-носок” фабрикасында экскурсиядә булдылар.

Белгечләр фабрика, яңа җиһазлар, җитештерелә торган продукция белән таныштырдылар.

Үзәк белгечләре билгеләгәнчә, яшь экскурсантлар җитештерелә торган продукциянең колачы, биналарның чисталыгына шаккатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International