«Тәтеш балкышы» үзәгендә социаль хезмәт алучы Александра Черкашина VI ачык республика «Өлкән кешенең социаль портреты» конкурсында катнаша.
Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре кирәк материалларны әзерләп, бәйгенең беренче этабына җибәрделәр. Ул Тәтеш муниципаль районында узачак.
Александра Дмитрий кызы – тыл ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы, бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара: чигү чигә, бакча эшләре алып бара.