Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Түбән Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына кунакка бардылар. Чара “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Яшелчә үстерүчеләр балаларга аңлаешлы итеп кыяр, помидор, борыч, кәбестә, җиләк үстерү серләрен ачтылар. Балаларны кыяр уңышы белән сыйладылар.
Мондый очрашулар балаларда табигатькә мәхәббәт уята, төрле профессияләр белән таныштыра, киләчәк тормышларында үзләренә хезмәт сайлау мөмкинлеге тудыра.