«Ут дошманга әверелмәсен өчен!»: Түбән Кама приютында профилактик чара узды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты тәрбиячесе Антонина Иванова балалар белән профилактик дәрес үткәрде. Аның барышында балалар утның нинди файда һәм куркыныч китерә алуы турында белделәр.

Балалар электр приборлары белән ничек дөрес һәм куркынычсыз файдаланырга кирәк икәнлеге турында сөйләштеләр, тагын бер тапкыр янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

Чара ахырында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International