Агымдагы айда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр өчен икмәк заводында һөнәри юнәлеш бирү буенча экскурсия оештырырга планлаштыралар.
Экскурсия барышында приютта тәрбияләнүчеләр биредәге хезмәткәрләр белән таныша алачаклар, оешманың тарихы, барлыкка килү һәм үсеш перспективалары турында беләчәкләр.