Югары Ослан картлар hәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы 17 кеше «Интегра Тур – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм пенсионерлар өчен уңайлы туризм» проектында катнашты. «Интеграция» Төбәк иҗтимагый оешмасы белән каралган килешү нигезендә олы яшьтәге картлар hәм инвалидлар өчен 2 көн рәттән Казан шәhәре буенча обзор экскурсияләр оештырылды.
Чаралар барышынды картлар йортында яшәүчеләр Казан шәһәре һәм республика тарихы белән таныштылар, «Туган авылым» комплексында булдылар, Ш. Мәрҗани урамында сәфәр иттеләр, «Әкият» курчак театры, Ирек мәйданы, Казан Кремле янында булдылар.