Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында иҗтимагый хезмәт күрсәтү буләкчесе хезмәткәре Анастасия Яшина җитәкчелегендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга өйдә иҗтимагый хезмәтләр күрсәтү һәм ярдәм итү максатыннан "Кар һәм язгы ташу" дигән акция уздырылды.
Акциянең бурычлары: йорт яны территорияләрен һәм түбәләрне кардан чистарту, йортны су басуны булдырмау чараларын уздыру.
Апрель башында Камай авылында яшәүче 1928нче елгы Бөек Ватан сугышы ветераны Зайрә Зәйнетдиновага ярдәм оештырылды. Иҗтимагый хезмәткәрләр һәм волонтерлар, көрәкләрне кулга алып, кардан түбәне һәм йорт яны территорияләрен чыстарттылар. Эш көйле, төгәл һәм оешкан төстә барды.
Мобиль бригада составына 3 иҗтимагый хезмәткәр һәм 2 волонтер керә. Бер ай дәвамында бригада тарафыннан ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтелү планлаштырыла.