Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 3 749 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 3нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 714 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 157 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 38 616га тиң. Соңгы атнада гына да оешмалар 3 749 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,33 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 660 кеше эшсез дип танылган, шуларның 605 – моңа кадәр хезмәт куйган. 45 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International