30нчы март көнне “Мәрхәмәтлелек үзәге” социаль-реабилитация бүлегендә янгын куркынычсызлыгы кысаларында бүлектәге кешеләрне эвакуациялләү буенча өйрәнүләр уздырылды.
Күнегүләрдә бүлектә тернәкләнүче инвалидлар һәм өлкәннәрдән 27 кеше һәм барлык хезмәткәрләр катнашты.
Мондый күнегүләрнең төп максаты булып янгын вакытында хезмәткәрләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәп, бүлектә тернәкләнү үтүче өлкәннәрне һәм инвалидларны, эшчеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләү, эшче персоналны һәм тернәкләнү үтүчеләрне кул астындагы янгын сүндерү чараларын куллана белергә өйрәтү тора.
Өйрәнү күнегүләренең беренче этабында Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге башлыгы Х.Х. Әхмәтов теоретик һәм практик дәресләр уздырды. Соңгы этапта 10 сәгать 10 минутта бүлектә шартлы янгын чыкты. Тернәкләнү үтүчеләр, эшчеләр куркынычсыз урынга эвакуацияләнде, янгын сүндерелде.