"Өмет" үзәгендә тернәкләнүчеләр янгын килеп чыккан очрактагы гамәлләр белән таныштылар

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

2 апрель көнне Чалпы авылында урнашкан Азнакай социаль-тернәкләндерү бүлегендә янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Д.Ф. Исламов белән очрашу узды. Очрашуда бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Очрашу барышында янгын куркынычсызлыгы кисәтү буенча лекция-әңгәмә корылды. Социаль хезмәтләр алучыларга янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.

Булекчә хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде. Инструктаж алганнан сон бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль-хезмәтләр алучылар белән янгын чыккан очракта эвакуацияләнү буенча күнегүләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International