3 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1087 тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда бу 55 кешегә азрак.
Эшсезлек дәрәҗәсе кимү шулай ук Яшел Үзән, Чистай һәм Менделеевскта күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, әлеге моношәһәрләрнең эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 511, 303 һәм 91 эшсез исәптә тора.
Шуның белән бергә, Түбән кама, Алабуга һәм Кама Аланында бу атнада эшсезләр саны16, 6 һәм 4 кешегә арту күзәтелә.