Зәйдә “Маркетинг визиты” чарасын тормышка ашыру дәвам итә

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Предприятиеләрдә актив мәшгульлек сәясәте алып бару мөмкинлеген ачыклау, һөнәри белгечлекләргә ихтыяҗны билгеләү, эш бирүчеләргә хокукларын һәм бурычларын аңлату максатыннан Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасын тормышка ашыруны дәвам итә.

Чираттагы шундый чара 4 апрельдә  “Сәламәтлек комбинаты” муниципаль унитар предприятиесендә мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева һәм белгечләр катнашында үткәрелде. Сөйләшүләр барышында мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре турында аңлатма бирелде, социаль яклауга гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.

Шулай ук физик мөмкинлеге чикле кешеләргә эш урыннары булдыру мәсьәләсе күтәрелде, "Работа в России" порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International