Тернәкләндерү үзәкләре белгечләре «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган семинарларда катнашты

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Узган атнада «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган адаптив физик культура һәм мөмкинлекләре чикле балалар белән спорт-массакүләм чаралар буенча дәресләр циклы тәмамланды. Чаралар Республика ресурс үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Семинарларда мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлары белгечләре катнашты.

23 майда узачак түгәрәк өстә барышында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак, киләсе елга планнар билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International