ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

11 апрель көне Әгерҗе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка»социаль приютында 10- 14 яшьлек яшүсмерләр төркеме белән «Кайнар урындык» тренингы уздырылды. Чараны педагог-психолог Е.Л. Нехорошкова оештырды.

11 апрельдә Менделеев муниципаль районында "Берег надежды"" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасына 100-еллыкка әзерләнү буенча "Туган җир, яратам сине!" исемле тематик әңгәмә үткәрелде.

Участок социаль хезмәте кысаларында Тәтеш шәһәренең төньяк микрорайоны кураторы Н. Мулюкина татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән «Зарарлы гадәтләр» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен атлас тасмадан челтәрләр өчен беркетмә ясау буенча мастер-класс үткәрде.

“Компьютер белеме” хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Мәгълүматны саклау чараларын куллану” дигән темага чираттагы дәрес үткәрелде.

 

“2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршылык” программасы кысасында Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” узәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү булекчәсе социаль педагогы Л. Малешина тарафыннан балигъ булмаган балалар белән “Без яшәргә телибез” дип аталган чираттагы профилактик дәрес үткәрелде.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Новотроицкое авылында урнашкан Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе рухание Александр Щенников белән очрашу оештырылды.

Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара космонавтика көненә багышланган «Космические дали» дигән чара оештырылды.

Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә әңгәмә алырга теләүчеләр эш бирүче оешма – «Таттелеком» ГАҖ – белән очраша ала.

Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торып үз эшләрен булдырырга теләүчеләрнең бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International