«Тетюшское сияние» үзәгенең белгече профилактик юнәлешле чара уздырды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Участок социаль хезмәте кысаларында Тәтеш шәһәренең төньяк микрорайоны кураторы Н. Мулюкина татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән «Зарарлы гадәтләр» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес барышында 15 яшүсмер белән бәйлелекнең төрләре, балаларның начар матдәләргә тартылуларына китерергә мөмкин факторлар, психоактив һәм миңгерәткеч матдәләрне куллануның нәтиҗәләре һәм барлыкка килгән проблемаларны хәл итү юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International