11 апрель көне Әгерҗе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка»социаль приютында 10- 14 яшьлек яшүсмерләр төркеме белән «Кайнар урындык» тренингы уздырылды. Чараны педагог-психолог Е.Л. Нехорошкова оештырды.
Тренингның максаты – яшүсмерләрнең характерларын яхшы якка формалаштыру, аларның сәләтен арттыру, үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү, коммуникатив күнекмәләр тәрбияләү. Чарада барлыгы 10 кеше катнашты.
Балалар ачыктан-ачык үз хаталарын тану, аларны вакытында әйтү һәм төзәтү өстендә тырышып эшләделәр. Тәрбияләнүчеләр бер-берсенә ярдәм итеп, уңышларына куанып, башкаларга йомшаклык күрсәтергә сөйләштеләр, үзләренең җитешсезлекләренә дөрес бәя биреп, хаталарын тәнкыйтсез кабул итәргә өйрәнделәр.