Россиядә токсикоманиянең һәм әфьюнчылыкның күләме соңгы унбиш елда афәткә әйләнеп бара. Шуның өчен хәзерге заман шартларында Россиядә әфьюн таратуны һәм куллануны кисәтү аерым әһәмиятле урын били. Ул дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим, өстенлекле бурычлар исәбенә кертелергә тиеш.
Бу тискәре күренешләрне юкка чыгаруда яңа, заманча алымнар эзләүне, фәнни һәм яшәешнең көчләрен берләштерүне, барлык дәүләт органнары һәм оешмаларының, башка оешмалар һәм фондларның килешеп эшләвен таләп итә, ди белгечләр.
Бүген әфьюнга балалар, яшүсмерләр, яшьләр генә түгел, психологик җитлекмәгән, якланмаган, хәбәрдарсызлы булу сәбәпле, яхшы гаиләдән булган укучылар да тартыла.
Моның белән бәйле рәвештә, «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» Әлмәт муниципаль районының Җәмәгать шурасы әгъзасы, Татарстанның Иҗтимагый палатасы каршындагы эчкечелек һәм әфьюнчылык таралуга каршы эшче төркем әгъзасы Владимир Фәхриев «Кайгырту» үзәгендә «Үзеңнең балаңны әфьюнчылыктан ничек саклап калырга» исемле дәрес үткәрде. Чарада 15 кеше катнашты.
Әлеге чараның максаты яшьләргә һәм яшь ата-анага алар яки балалары психоактив матдәләр кулланмасыннар, яисә куллануны туктатсыннар өчен үзеңне ничек тотарга һәм ниләр эшләрги икәнен күрсәтү иде. Дәрес вакытында «Нәрсә ул бәйлелек?», «Бәйлелек нидән башлана?», «Бәйлелекне ничек булдырмаска?», ««Бәйлелек»тән кем табыш ала һәм ул кемгә отышлы?» кебек сорауларга җаваплар алынды.
Сәгать ярымлык шөгыльләнү нәтиҗәсендә катнашучыларның «күзләре ачылды»: алар әфьюнчылык мәсьәләсенең зурлыгына һәм психоактив матдәләр сатудан кергән керемнең күләменә төшенде. Барлык катнашучылар да үзләре алып барган тормыш рәвеше турында уйга бирелделәр. Һәркем үзе өчен аек яшәү рәвеше турында нәтиҗәләр ясады