«Веста» үзәгендә «Ышаныч телефоны» акциясе узды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Ышаныч телефоны төрле  кыенлыклар кичерүче кешегә, аңлаешлы булырга, үзе өчен тыныч шартларда бу хәлне чишү юлларын эзләргә  ярдәм алырга мөмкинчелек бирә. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел, әлбәттә. Һәрбер ярдәмгә мохтаҗ кеше тыңланган булырга хокуклы.

2018 елның 1 июне көнне «Веста» үзәге белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган «Ышаныч телефоны» дип аталган акция үткәрде. Акция барышында белгечләр «Үз балаңны якла» дип аталган  белешмәлекләр таратты. Бу вакытта  ата-аналарга, кеше Ышаныч телефонына аны борчыган теләсә кайсы сорау белән мөрәҗәгать итә ала һәм бу хезмәт бушлай икәнен әйттеләр.

Шалтыратучы һәм консультация бирүче  үз фамилиясен, адресын һәм башка мәгълүматларны бирмичә генә, үзенә кирәкле мәгълүматны һәм кызыксындырган сорауны биреп, аңа җавап ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International