"Веста" үзәгендә Балалар көне билгеләп үтелде

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

«Ныклы гаилә» исемле партия проекты эгидасы астында Халыкара балалар яклау Көне кысаларында 2018 нче елның 1 нче июнендә “Веста” Үзәгендә белгечләр волонтерлар белән берлектә  социаль ярдәм күрсәтүдә торган  42 гаилә өчен «Җәйге вакыт -  бәйрәм һәм уен» дип аталган чара уздырдылар.  Максат:  бәйрәм атмосферасы оештыру,  балаларның иҗади потенциалын ачу өчен шартлар тудыру,  аларның күтәренке кәефләрен булдыру.

Җәйнең беренче көнендә билгеләп ителүче Балаларны яклау көне бөтен дөнья күләмендәге иң күптәнге халыкара бәйрәм. Тик бу күңелле бәйрәм генә түгел, балалар бәхетле булып үсүләре, яраткан эшләре  белән шөгыльләнүләре, киләчәктә яхшы ата-ана, үз иленең гражданнары булуы өчен аларның хокукларын яклау кирәклеге турында җәмгыятькә искә төшерү.

Бәйрәм Түбән Каманың "Веста"  үзәге директоры Татьяна Мыльникова  бәйрәм белән котлавыннан башланып китте. Аның чыгышы барлык катнашучыларны да җилкәндерде. Бәйрәм шундый уңай ноталардан башланды. Бөтен чара барышында буйлы курчаклар килгән кунакларның күңелләрен күрде. Шулай ук бәйрәмгә кунакка Җәй, Кояш, Шапокляк килү балалар өчен сюрприз булды. Әкият геройлары балалар өчен кызыклы викториналар, ярышлар, флешмоб үткәрде. Бәйрәм “Аяк киемле Песи”, “Төнге машина йөртүче”, “Уңыш җыябыз” һ. б. тукталышларында дәвам итте. Сабыйлар төрле төстәге күбекләр кабарттылар, асфальтта акбур белән ясадылар. Ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен “Тузганак” исемле мастер - класс үткәрелде.

 Бәйгеләрдә катнашкан өчен балалар бүләкләр һәм татлы призлар алдылар, барысы да күтәренке кәеф белән рәхмәт сүзләре әйтеп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International