2018нче елның 20 июнендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ярминкә вакансиясе үткәрелде. Әлеге ярминкәдә «Данафлекс-Нано» ҖЧҖ, «Коттон Вэй Медсервис» ҖЧҖ, «Метроэлектротранс» №1 троллейбус депосы һ.б. биш оешмадан кадрлар хезмәткәрләре катнашты. Алар 556 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Әлкинең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында наркоманиянең афәте турында сөйләшү узды. Сөйләшүдә барлыгы 15 олы яшьтәгеләр һәм инвалидлар катнашты.
20 июньдә Теләченең «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгече очрашуда катнашты. Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, имин булмаган гаиләләрне кисәтү испекторы һәм участок педиатры белән берлектә социаль яктан куркыныч гаиләләрне барладылар.
Түбән Каманың мәшгульлек үзәге тарафыннан 26 эшсез граждан профессиональ белем һәм өстәмә профессиональ алу өчен укуга җибәрелде.
2018нче елның 19 һәм 20 июнь көннәрендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре 2016-2017нче елларда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм кысаларында төзелгән килешү нәтиҗәсендә ике шәхси эшмәкәргә тикшерү оештырылды.
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре белән бергә хезмәткә яраклы яшьтәге гражданнарны һәм балигъ булмаган 14-18 яшьлек гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатыннан социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә булдылар.
21 июнь көнне Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында Хәтер һәм кайгы көне билгеләп узылды.
Нөнәгәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Динә Гарипова 20 июнь көнне 90 яшь тулды.
Чаллының “Доверие” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «7-Я» һәм «Акуна-Матата» клубларының төркемле дәресләре узды.