Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Үткәрелгән чаралар барышында Чистай районындагы «Виззар Ком» ҖЧҖ 87 хезмәткәренә 836,2 мең сумлык бурычын кайтарды.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы махсус контрольда тота.