2018нче елның 19 һәм 20 июнь көннәрендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре 2016-2017нче елларда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм кысаларында төзелгән килешү нәтиҗәсендә ике шәхси эшмәкәргә тикшерү оештырылды.
Күчмә тикшерүнең максаты: гражданның үз эшен башларга финанс ярдәм белән хезмәт йөкләмәләрен гамәлгә ашыру буенча эшкуарлык эшчәнлеге уңаеннан килешүне үтәве, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бирелгән файдалану чараларынын дөреслеген күрсәтү.
Шәхси эшмәкәрләр эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырылуы һәм эш белән тәэмин итү үзүгенә финанс кәгазнең булуын раслау, финанс ярдәмне бизнес-план нигезендә тотылуын тикшерү күрсәтте. Килешү уңаеннан каралган йөкләмәләрне бозу очраклары ачыкланмады. Ел дәвамында 11 шәхси эшмәкәрләрне тикшерү планлаштырыла.