20 июньдә Теләченең «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгече очрашуда катнашты. Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, имин булмаган гаиләләрне кисәтү испекторы һәм участок педиатры белән берлектә социаль яктан куркыныч гаиләләрне барладылар.
Алар әти-әниләр һәм балалар белән җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы, суда коену һәм урамда йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Шулай ук гаиләгә “Куркынычсыз җәй” исеме астында эшләнгән тематик буклет тапшырдылар.