Әлки картлар һәм инвалидлар йортында Хәтер көне

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

21 июнь көнне Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында Хәтер һәм кайгы көне билгеләп узылды. 

Интернат-йортның социаль эш буенча белегече Татьяна Клянина картларга әлеге кайгылы көн турында сөйләде. Үз чыгышында белгеч  Бөек Ватан сугышы елларын искә төшереп узды.

Чарада интернат-йортта тәрбияләнүче кешеләр, инвалидлар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты.  Үз хатирәләре белән тыл хезмәтчәннәре дә уртаклашты. Бөек Ватан сугышы ветераны  Татьяна Володина үз башыннан узганнарны сөйләп башкаларны тетрәндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International