Бүген Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә эшкуарлык буенча дәрес оештырылды, мондый чаралар биредә еш уза.
Өч яшькә кадәр бала белән декрет ялында утыручы 10 әни яңа белемнәр, күнекмәләр алу һәм булган белемнәрне яңарту максатында 21 июньнән укый башлады.
Бүген Буада Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова котлады.
21нче июнь көнне Җәлил картлар йортында татар халкыбызның милли бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе уздырылды.
Һәр бала хыялланырга ярата һәм тылсымга ышана. Әле алар төрле образлар тудырырга да яраталар.
14 ел рәттән матур традиция буенча Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2018 елның 14 июнендә «Чын кунелдән» дип аталган хәйрия чарасы уздыра. Бәйрәмгә 166 инвалид бала чакырулы иде.
Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Спорт калейдоскобы" дигән чара узды. Эстафетада мәктәп яшендәге приютта тәрбияләнүчеләр катнашты.
20 июньдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, эшсезлек буенча хисапта торучы гражданнарга юридик зат яки шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве үткәндә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтә.
Социаль хезмәт алучылар арасында оештырыла торган мини-футбол турниры республикада икенче тапкыр оештырыла.
21нче июньдә Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Төс белән дәваланабыз» дигән чара үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның кәефен, сәламәтлеген яхшырту.