Бердәм гаилә - Бердәм Россия

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Чаллының “Доверие” комплекслы социаль ярдәм  күрсәтү үзәгендә «7-Я» һәм «Акуна-Матата» клубларының төркемле дәресләре узды.

Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту уңаеннан катнашучыларга “Россия, мин һәм минем гаилә 10 елдан соң” дигән коллаж-проект төзергә тәкъдим ителде.  Коллаж – кәефне генә күтәреп  калмый, ә якыннарыңа, үзеңә менә дигән бүләк тә. Аны ясаганда кешенең эчке эмоцияләре эшкә җигелә.

Күмәк иҗади хезмәт тәҗрибәле психологлар җитәкчелегендә алып барылды. Һәр команда үз коллективы өчен җан атты. Нәтиҗәләр дә уңышлы килеп чыкты. Дәрес вакытында һәркем дәртләнде, күпләре өйдә дә шундый коллаж ясаячагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International