Әлкинең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында наркоманиянең афәте турында сөйләшү узды. Сөйләшүдә барлыгы 15 олы яшьтәгеләр һәм инвалидлар катнашты.
Чараны уздыруның төп максаты наркомания һәм эчүчелекнең нинди аяныч хәлләргә китерүе турында интернат-йортта яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып бару. Белгечләр хәбәр иткәнчә, гражданнарга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зарур.