Түбән Каманың мәшгульлек үзәге тарафыннан 26 эшсез граждан профессиональ белем һәм өстәмә профессиональ алу өчен укуга җибәрелде.
Алар «Шәхси сакчы» программа буенча «БАТЫР-НЧ» базасында белем ала. Түбән Каманың хезмәт базарында әлеге һөнәргә ихтыяҗ бар, ди белгечләр.
Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында Кама Аланы бистәсеннән дә вәкилләр бар.