ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Июль аенда  Зәйнең тагын  64 укучысы хезмәт вахтасына чыкты. Яшүмерләр Зәй ГРЭСына - ярдәмче эшче һәм территорияне җыештыручы, “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениесенә  әйдаманнар һәм яшелләндерү хуҗалыгына эшчеләр итеп урнаштырылды.

 

Питрәчнең “Шатлык” приютында психолог Римма Садыйкова  кечкенә төркемдә тәрбияләнүчеләре белән “Сөйләм аша аралашу”, - дигән темага  дәрес уздырды.

 

2018 елның 5 июлендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты, 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

 

Тәтеш картлар hәм  инвалидлар  интернат-йортында  яшәүчеләр өчен акыл, физик, интеллектуаль мөмкинлекләрне җәелдерү уңаеннан күп  төрле чаралар  үткәрелә.

 

Шушы көннәрдә Азнакайның "Өмет" комплекслы cоциаль ярдәм күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен куркынычсызлык дәресе узды.  Биредә алдакчылар корбаны булмау серләрен өйрәттеләр.

Балтачның Кили авылында яшәүче Бибинур  Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов, җаваплылыгы чикләнгән Тимирязев исемендәге җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Лилия Бариевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә «Эссен Продакшен АГ» АҖ катнашында “Эш бирүче көне” узды.

2 июльдә Бөгелмәнең  “Маяк” үзәгендә психолог Гөлия Сабирова  үзара бәйлелек турында чара үткәрде.

2 июльдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара оештырылды. Тәрбиячеләр Татьяна Исхакова һәм Лена Салихова “Кыргый хайваннар” темасына “Могҗизалар кыры” уены уздырды.

Питрәчнең «Шатлык» приютында кече яшьтәге балаларны мәктәпкә актив әзерлиләр. “Әкият утравына сәяхәт” дигән сөйләм телнең “Кыргый хайваннар” темасы нигезендә лексик-грамматик өлешен үстерү нигезендә алып барылды. Дәрес беренче класска балаларны әзерләү буенча “Восхождение” мәктәбе системасында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International