Өлкәннәрне алдакчыларга каршы торырга өйрәттеләр

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Азнакайның "Өмет" комплекслы cоциаль ярдәм күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен куркынычсызлык дәресе узды.  Биредә алдакчылар корбаны булмау серләрен өйрәттеләр.

Үзәкнең шәфкать туташы Г.Кадырова гади биремнәр аркылы өлкәннәргә аяу булу, теләсә кем сүзенә колак салмау серләрен төшендерде. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр арасында аңлату эшләре алып барды һәм мәгълүмати буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International