"Шатлык" приютында аралашу мәдәниятына өйрәтәләр

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Питрәчнең “Шатлык” приютында психолог Римма Садыйкова  кечкенә төркемдә тәрбияләнүчеләре белән “Сөйләм аша аралашу”, - дигән темага  дәрес уздырды.

Дәреснең максаты:балаларны бер-берсе белән исемнәрен әйтеп аралашырга, коммуникатив алымнарны куллана белергә өйрәтү. Дәрес “Диңгез әйләнә”, “Чәчәк – исем”, “Аркага-арка” уеннары ярдәмендә узды. Балалар бер-берсе белән хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

"Шатлык"та тәрбияләнүче балалар команда белән эшләп, бер-берсе белән дусларча аралашырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International