Яр Чаллыда вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 3 июле, сишәмбе

2018 елның 5 июлендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты, 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Ярминкәнең эшендә барлыгы 18 оешмадан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашачак: ҖЧҖ “Силикатнеруд”, ҖЧҖ “Кама Лизинг+”, Яр Чаллы шәһәр МКО “Шәһәр мунчалары”, ЧҖ “Содексо ЕвроАзия”, ЯАҖ “Санаторий Радуга”, ПАҖ Камаз “Логистик үзәге” һ.б.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк: транспортерщик, буяучы, слесарь-җыючы, штамплаучы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, төяүче, төяү җайланмасын йөртүче, слесарь-сантехник, белгеч, камыр эшләнмәләре остасы, пешекче, официант, шәфкать туташы, җитештерү һәм хезмәт мәйданнарын җыештыручы, төрле эш башкаручы эшче һәм башкалар.

Чара  10:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International