Тәтеш интернат-йортында гарденотерапия дәресләре үтә

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Тәтеш картлар hәм  инвалидлар  интернат-йортында  яшәүчеләр өчен акыл, физик, интеллектуаль мөмкинлекләрне җәелдерү уңаеннан күп  төрле чаралар  үткәрелә.

Чираттагы "Җәй бизәкләре”" дигән   әңгәмәдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары  Юлия Абдреева, республика методик үзәге ярдәмчесе Ирина Чигарова һ.б катнашты. Кунаклар мастер-класс вакытында эш алымының методикасы белән якыннан таныштылар.

Әлеге чараларның   төп максаты тәрбияче-психолог Наталья Самаркинаның   эш  алымнары  белән танышу иде. Очрашу барышында күп төрле конкурслар,  релакцион  күнегүләр уздырылды. Тәрбияче-психологның бу өлкәдәге тырышлыгы  эксперт комиссиясе  тарафыннан югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International