ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

"Телим, булдырам, кирәк!",  Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен лекция  әнә шул шигарь астында узды.

20 сентябрьдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

 

"Ариадна җебе" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста"  үзәгендә эшләүче социал эш буенча белгеч Рита Зәйнуллина социаль хезмәт алучы балалар арасында кейс-методы кулланып "Зарарлы гадәтләр" дип аталган дәрес үткәрде.

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булды.

Социаль хезмәт күрсәтү уңаеннан, Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә шәфкать туташы А.Лаврентьева  тарафыннан  “Алкоголизм “ темасына багышланган әңгәмә үткәрелде.

"Без бергә" клубы эшчәнлеге уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче мөмкинлекләре чикле балалар белән “Исәнме мәктәп!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре бүген "КАМАЗ" мәдәният сараенда узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Яр Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хайбулова һәм Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар белән бергә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" дигән музыкаль-күңел ачу кичәсе уздырды.

2018 елның 19нчы сентябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Исаев урамы, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан Казанның "БИНК"социаль-эшлекле клубында Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Яр Чаллы шәһәренең "КАМАЗ"  мәдәният сараенда 20 сентябрь көнне шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International