Яр Чаллы шәһәренең "КАМАЗ" мәдәният сараенда 20 сентябрь көнне шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада 10 предприятие: "Чаллы-Икмәк" АҖ, "Содексо Евразия" ҖЧҖ, "СпецСтальКонструкция" ҖЧҖ, "Кузнечный завод" ГАҖ, Автозавод районы башкарма комитеты администрациясе һ. б. кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Дәгъва кылучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сигналист, территория оешмалары белән эшләү бүлеге белгече (тәртип саклау җәмәгать пунктында эшләү өчен), слесарь-ремонтчы, слесарь-сантехник, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, официант, кухняда эшләүче, тест формовщик, пешекче, кондитер, фрезерчы, стропальщик, кузн-пресс эшләрен тикшереп торучы һәм башкалар.
Килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә корып, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 йорт адресы буенча узачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.