"Изгелек"тә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәләр

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хайбулова һәм Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар белән бергә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" дигән музыкаль-күңел ачу кичәсе уздырды.

Чараның максаты: республика халыклары мәдәниятенә карата кызыксыну уяту һәм музыка иҗатының төрле жанрларында мәдәниятара бәйләнешләрне саклап калу иде.

Катнашучыларга үзләренең музыкаль сәләтләрен, осталыкларын күрсәтү өчен белгечләр уеннар аша залда иркен атмосфера булдырды. Кичә барышында катнашучылар биеде, хор белән җырлар башкарды, үзләре язган һәм туган якның танылган авторларының шигырьләрен сөйләделәр. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы  башкарган  фигуралы вальс кичәнең бизәге булды.

Шулай итеп, әлеге чара музыка, җыр-биюләр, катнашучыларның сәләтләрен күрсәтергә һәм республикабыз мәдәниятара халыкларының дуслыгын арттыруга булыша.

Зал  артстудиядә, социаль хезмәт алучылар оригами техникасы кулланып ясаган төрле төстәге клен яфраклары белән бизәлде. Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International