"Веста" үзәгендә начар гадәтләрне кисәтү дәресләре

2018 елның 14 сентябре, җомга

"Ариадна җебе" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста"  үзәгендә эшләүче социал эш буенча белгеч Рита Зәйнуллина социаль хезмәт алучы балалар арасында кейс-методы кулланып "Зарарлы гадәтләр" дип аталган дәрес үткәрде.

Максат: балаларга зарарлы гадәтләргә карата үзләренең аңлы мөнәсәбәтен формалаштыруда ярдәм итү.

Дәрес башында балалар ике төркемгә бүленде. Һәр төркемгә дә биремнәр тәкъдим ителгән иде: яшүсмерләр компаниясе бер шешә шәраб эчәргә җыена, яныннан узып барган өлкән яшьтәге ханым аларны оялта. Һәр төркемгә вәзгыятьне алга таба үстерүнең берничә вариантын табарга, аларның уңай һәм тискәре якларын билгеләп үтәргә, геройларга бәя бирергә кирәк иде.

Соңыннан белгеч балалардан әлеге ситуациягә ничек итеп үзләре килеп җитүләре белән кызыксынды. Дәрестә катнашучыларның күбесе шәраб эчәргә тәкъдим итүдән баш тартмасак та, башкаларга спиртлы эчемлек кулланмаска кушар идек, чөнки бу организм өчен бик зарарлы, ди.

Очрашу алкогольнең зыяны һәм аның нәтиҗәләре турында социаль видеоролик карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International