"Веста" үзәге карамагындагы балалар "Исәнме, мәктәп!" дәресендә катнашты

2018 елның 14 сентябре, җомга

"Без бергә" клубы эшчәнлеге уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче мөмкинлекләре чикле балалар белән “Исәнме мәктәп!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Чара кече яшьтәге мәктәп балаларының төркем эшенә булган сәләтен ачыклау һәм яшьтәшләре белән нәтиҗәле бәйләнеш булдыру максатыннан оештырылган иде.                                                                                                    

Дәрес башында социаль педагог "Төзәтмәләр" уенын тәкъдим итте. Балалар биремне бик яхшы үтәде. Үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен педагог "коймалар" психокоорекцион уенын куллана. Төркем дәресләре вакытында сүз үсә, сүзлек күләме арта, сөйләм грамматик төзелеше формалаша. Шулай ук тыңларга һәм уйларга,  дөрес аралашу чаралары ярдәмендә үз ихтыяҗларын, хисләрен җиткерә белү осталыгы камилләшә.

Барлык уеннардан соң балалар педагог белән берлектә башкарылган эшләр турында фикер алышты һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Дәрес бик җылы һәм уңайлы шартларда үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International