Мәскәү районының мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 19нчы сентябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Исаев урамы, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан Казанның "БИНК"социаль-эшлекле клубында Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Эш эзләүчеләр предприятие кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашып, 165тән артык буш эш һәм хезмәт урыннары тәкъдим итүче хезмәткәрләр белән сөйләшә алачак. Гражданнар Казан шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары вакансияләре турында мәгълүмат белән танышып, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча квалификацияле консультацияләр дә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International