Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре бүген "КАМАЗ" мәдәният сараенда узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.
Чарада 20дән артык предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты, алар арасында "КАМАЗ" логистика үзәге, "Тандер" АҖ, "КамТЭК" ЧПОУ, "КАМАЗ" ГАҖ тимерче заводы, "Камастройиндустрия" ҖЧҖ, "КамТЭК" ЧПОУ, "Энергия" ҖЧҖ, "СпецСтальКонструкция" ҖЧҖ, "Жилкомсервис" ПКФ ҖЧҖ һәм башкалар бар.
Эш эзләүчеләргә 233 вакансия тәкъдим ителде. Алар арасында инженер-технолог, инженер-конструктор, кибет директоры, агент, методист, укытучы, эш бүлүче, почтальон, товар белгече, кассир, пешекче, кондитер, контролер, менеджер, мастер, кладовщик, фельдшер, шәфкать туташы, лаборант, механизатор, автомобиль йөртүче, йөк төяүче, насос җайланмалары машинисты, оператор, слесарь, транспортлаучы, электромончы, токарь, электромончы, слесарь, бетонщик, комплектлаучы, буяучы, көйләүче, официант, комплектлаучы һәм башкалар.
Моннан тыш, килүчеләр игътибарына шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр банкы тәкъдим ителде, анда ярминкә уздырылган вакытта 6000 дән артык урын бар иде.
Эш бирүчеләргә дискриминацион характердагы чикләүләрне тыю, хезмәт базарында теркәлгән мәгълүматлар турында буклетлар һәм Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар исемлеге тапшырылды.
Ярминкәгә барлыгы 121 кеше килгән, алга таба эшкә урнаштыру өчен 28 юллама бирелгән.